ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2025 ел
якшәмбе

Бүген, 6 апрельдә, Лесхоз мәдәният йортында «Нәүрүз - яз бәйрәме» булып узды. Нәүрүз - язгы көн-төн тигезләшкән, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. Нәүрүз-тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

Милли бәйрәмнәрдә һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Кунакларны язның беренче канатлы хәбәрчеләре – сыерчыклар, каргалар һәм, әлбәттә, бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә каршы алды. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, бүген дә халык уеннары: капчык киеп йөгерү, йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, аркан тартышу, призны күзеңне йомып ал кебек уеннар уйнатылды. Уеннар музыкаль номерлар белән чиратлашып барды. Традиция буенча тәмле боткадан башка булмады, татлы кайнар чәй бирелде. Нәүрүзбикә барысын да сыйлады. Нәүрүз-ул игелек һәм үзара хөрмәт, шәфкатьлелек һәм юмартлык символы бит. Шулай итеп, чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

5
апрель, 2025 ел
шимбә

5 апрель - бөтен дөньяда Халыкара әхлак көне билгеләп үтелә. Бу бөтен кешелекнең игътибары әхлакый принциплар һәм этиканың мөһим мәсьәләләренә җәлеп ителә торган көн. Шул уңайдан Лесхоз мәдәният йортында «Әхлакның алтын кагыйдәсе» дип исемләнгән әхлак сәгате узды. Әлеге чара балаларга әхлакый принципларның һәм шәхси җаваплылыкның мөһимлеген аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чарада укучылар презентацияне карадылар, шулай ук әхлак турындагы белемнәрне кулланырга кирәк булган төрле ситуацияләр дә уйнатылды. Чарада күтәрелгән тагын бер тема-буллинг. Балалар белән бергә буллингның төрләрен, аның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен тикшерделәр. Чара барышында балалар әхлак җәмгыятьтә сәламәт һәм гармонияле мөнәсәбәтләр өчен нигез булып тора дигән нәтиҗә ясадылар. Бу конфликтларны хәл итәргә, кешеләр арасында ышаныч һәм хөрмәт булдырырга ярдәм итә торган сыйфатлар. Чара әхлак турында хикмәтле сүзләр уку белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

4
апрель, 2025 ел
җомга

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан 4 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле стартлар» узды. «Күңелле стартлар " программасы шактый бай булды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп, кегль һәм кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшли белү буенча ярыштылар. «Күңелле стартлар» ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

«Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен спорт ярдәмендә бердәм гаиләсе итеп хис итә алдылар! Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә  балалар бакчасы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үткәрделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышлары гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач тоз савытларына рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз балалар бакчасы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үткәрделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышлары гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач тоз савытларына рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Халыкара кошлар көне, гадәттәгечә бөтен дөньяда 1 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул вакытта кышлау урыннарыннан беренче кошлар очып килә, бу үз чиратында табигатьнең кышкы йокыдан уянуын һәм язның килүен аңлата. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә актив катнашырга омтылу максатларында Лесхоз мәдәният йортында «Гаҗәеп кошлар дөньясы» дип аталган иҗат сәгате узды. Чарада балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Аннары барысы бергә төсле кәгазьдән оригами техникасында кошлар рәвешендә искиткеч эшләнмәләр ясадылар.

Мастер-класс вакытында балалар мөстәкыйль рәвештә, эзлекле һәм пөхтә итеп гади кәгазьдән сөйкемле һәм матур кошчык төзеделәр. Балаларга үз куллары белән нәрсәдер эшләү шатлыклы. Балалар өчен иҗат сәгате - аралашу да, яңа белем һәм күнекмәләр алу да булып тора.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Измә "Умырзая" балалар бакчасы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үткәрделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышлары гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач тоз савытларына рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

30
март, 2025 ел
якшәмбе

30 март Ураза гаете уңаеннан Лесхоз мәчетендә балалар өчен ел саен матур бәйрәм чарасы үткәрелә. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда катнашып киләләр. Быел да шулай булды. Бәйрәм мәчеттә өйлә намазы уку белән башланып китте. Аннары балалар белгән сүрәләрен сөйләп күрсәтеп, лоторея билетлары алдылар. Иң күп сүрә белүчеләр аерым бүләкләп кителде. Бер төркем балалар сүрәләр сөйләгән арада, икенчеләре өчен күңелле уеннар оештырылды. Лотерея уенында һәр бала матур, истәлекле бүләкләргә ия булды. Аннары төсле акбурлар белән асфальтка дини темага багышланган рәсемнәр ясадылар. Шулай итеп, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бүләкләр җыйдылар. Бәйрәм чарасы тәмле ризыклар белән балаларны сыйлау белән тәмамланды. Чарада барлыгы 80 нән артык бала катнашты. Киләсе елга да шушындый күркәм чараларда җыелырга насыйп булса иде.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

28
март, 2025 ел
җомга

Язгы каникуллар вакытында "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үз эшен дәвам итә. Бүген, 28 март көнне, Югары Симет урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары кыңгырауларның тылсымлы дөньясына эләктеләр. Балаларны төрле әкият геройлары: эт белән Мәче һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Язгы каникуллар вакытында "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үз эшен дәвам итте. Бүген, 27 мартта, Эзмә урта мәктәбенең 3 класс укучылары кыңгырауларның тылсымлы дөньясына килделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче, эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International