"Аклыкка илтсен юллар" - Ильяс Халиковның театральләштерелгән концерты

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 17 нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиковның "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән, искиткеч мәгънәви һәм тәрбияви театраль-концерты булып узды. Ильяс Халиков безгә мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлары белән күптәннән таныш. Шушы уйландыра, күңелләрнең иң ерак түрләренә үтеп керә торган җырлар, татар милләтенең бөтен проблемаларын чагылдырган театраль күренеш белән үрелеп барылды. Болар барысы халыкны уйландырды, вәгазъләде. Бүген күпләрнең күңелендә "Мин дөрес яшимме икән?" - дигән сорау тумыйча калмагандыр. Бүгенге җәмгыятьтә килеп туган вәзгыятьтә  керләнгән күңелләрне пакълаучы, иманга, милләтебезне, телебезне сакларга өндәүче мондый чаралар бик кирәкле. Тамашачы күреп-ишетеп кенә калмыйча, гамәл дә кылырга ашыкса иде. Шул вакытта гына дөньябыз төзек, әлеге чараның да максаты үтәлгән булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International