25 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмара урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үткәрделәр . Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар бик теләп сәйләннән беләзекләр ясадылар.