"Велосипед уйлап табу" - кызыклы мәгълүмат сәгате

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

22 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында «Велосипед уйлап табу" дигән кызыклы мәгълүмат сәгате булып узды. 19 апрель-велосипед көне! Бүген балалар велосипед уйлап табу тарихын һәм велосипедларның нинди төрләре барлыгын белделәр. Презентацияне караганда балалар 1818 елның 6 апрелендә немец бароны Карл Дрез уйлап тапкан беренче велосипедның килбәтсез күренүенә гаҗәпләнделәр. Бу заманча самокатны хәтерләткән педальсез агач конструкция иде. Ул шулай дип атала да – “җәяү йөрүче машина". Ә велосипедның иң беренче эскизын Яңарыш чоры рәссамы һәм галиме Леонардо Да Винчи ясаган. Велосипедның күп төрле модификацияләр күрделәр, мәсәлән: гаять зур алгы тәгәрмәчле «үрмәкүч» велосипеды. Балалар моның белән ничек йөрергә мөмкин икәнлеген аңламадылар. Ә хәзерге дөньяда төрле маркалы һәм төрле функцияле велосипедлар бар: өч тәгәрмәчле, балалар, яшүсмерләр, спорт, цирк һәм башкалар. Тәкъдим ителгән мәгълүмат балаларда зур кызыксыну уятты, чөнки аларның һәркайсының диярлек велосипеды бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International