“Без Тукайлы халык” - әдәби кичә

2025 елның 27 апреле, якшәмбе

27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай  татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без Тукаебыз белән бәхетле. Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Кечкенәдән шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Гади генә язылган Тукай иҗатында күпме мәгънә, осталык, матурлык, горурлык! Тормышта күпме михнәт – ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр күрсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Бүгенге кичәдә без Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. “Сәйлән” балалар театр төркеме “Тукай әкиятләренә таянып” – дип исемләнгән әкият өзекләреннән җыелма күрсәттеләр. Кызыклы костюмнардан әкият геройлары, балаларның оста сөйләме һәрберебезне балачак иленә алып кайтты. Аннары балалар, килгән тамашачы Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Шуның өчен һәрбер катнашучыга, кечкенә булса да, бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур, күңелле үтте. Бәйрәм татар халкының икенче гимнына әверелгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды. “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” – дип язган Тукаебыз. Безгә дә милләтебез горурлыгы булып, милләтебез белән горурланып яшәргә һәм яшьнәргә язсын!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International