Бүген 24 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь кичәсе булды. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Дин — ул нәсыйхәт», — дип әйткән. Ике сәгатькә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, әлеге чарада катнашу адәм баласы өчен бик мөһим. Чөнки вәгазь — кешене яхшыга өнди, гәмәлләрең турында уйланырга мәҗбүр итә. Җәлил хәзрәтнең тынычлык темасына багышланган вәгазе бу юлы да үтемле, хәтердә тирән уелып кала һәм уйландыра торган булды. Авыл халкы, күрше-тирә авыллардан килүчеләр, райондашларыбыз аны бер сулыш белән тыңлады. Әлеге тәрбияви чараны оештыручы Лесхоз бистәсе имамы Әхмәд хәзрәт Сафин, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та һәм чарада катнашучылар да чиксез рәхмәтле калды.
22 февральдә Лесхоз мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Могҗизалар кыры» уенын үткәрде. Уенда катнашучылар-безнең бистәнең иң кыю һәм чын ир-атлары, алар сәхнәгә чыгарга курыкмадылар һәм уенда актив катнаштылар.
Алып баручы ролендә клуб мөдире Гөлназ Зыятдинова чыгыш ясады. Телевизион уендагы кебек үк, уенда 3 турда өчәр уенчы катнашты. Сораулар Бөек Ватан сугышы тарихына һәм геройларына багышланган иде. Өч тур нәтиҗәләре буенча финалга Вәлиев Илназ, Николаев Кирилл, Фәйзеров Галинур чыкты. Катнашучылар «Могҗизалар кыры» уенының барлык сынауларын да лаеклы рәвештә үттеләр. Уенның җиңүчесе Николаев Кирилл булды. Турлар арасында үзешчән сәнгать коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре кызыклы номерлар күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды, ә җиңүче тагын да күбрәк бүләкләр җыеп өенә кайтып китте.
«Могҗизалар кыры" уены бик җанлы үтте һәм барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр китерде. Чара барлык катнашучыларның истәлек фотосына төшүе белән тәмамланды.
20 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары Лесхоз картлар йортына «Ватанны саклаучыларга багышлана» дип исемләнгән концерт программасы белән килделәр. Чараның максаты-өлкәннәрнең бәйрәм рухын һәм эмоциональ кәефен булдыру. Монда эш бүләкләрдә дә түгел, ә кешегә гади игътибар бирергә тырышуда.
Мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре кунакларга вокаль номерлардан һәм матур бию композицияләреннән торган төрле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концерт программасы ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм илебез һәм аны яклаучылар өчен горурлык хисе белән тулы иде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, картларга уңай хисләр бүләк итте.
Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт, кем хәрби бурычын намус белән үтәде, кем бүген кулына корал тотып, иртәгесе көнгә ышаныч өстәп, безнең чикләрне саклауда тора!
Лесхоз мәдәният йортының «Оста куллар» кул эшләре клубында иҗат дәресләре үткәргәндә, клуб берләшмәсе җитәкчесе Нәфыйкова кызларның еш кына энәләрне кая куярга белмичә аптырауларына игътибар итте. Бу проблема турында фикер алышканнан соң, уңайлы гына энә савыты булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Энә савыты - тегү эшендә кулланыла торган энәләр һәм башлы энәләр өчен мендәр, ул эш барышында аларны югалту мөмкинлеген булдырмый. Әлбәттә, энәләрне саклау өчен сатып алынган мендәрне кулланырга мөмкин, ләкин бу аксессуарны үз кулларың белән эшләү күпкә кызыклырак һәм күңеллерәк. Шуңа күрә бүгенге утырышта, 18 февральдә, без осталар белән энә савыты тектек. Мастер-класста катнашучыларның барысында да энә савытлары матур гына килеп чыкты. Кул эшләре буенча мондый дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарда эстетик зәвык формалаштыра, иҗади сәләтләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерә.
1989 елның февраль аенда соңгы совет солдаты Әфганстан Республикасы җирен калдырып киткәнгә 36 ел үтте. Алар хезмәт итәргә киткәндә малайлар гына булсалар, ветераннар булып кайттылар. Бүген алар шул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган сугышчан иптәшләр турында хәтер сакчылары.
Ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, илнең үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Лесхоз мәдәният йортында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга багышланган чара үткәрелде. “Әфганстан – Тере хәтер һәм яра" Әфганстанда хезмәт иткән сугышчыларга багышланган тематик кичә шулай дип атала. Алып баручылар Әфганстандагы 9 ел, 9 ай һәм 19 көн дәвам иткән сугыш еллары турында сөйләделәр. Безнең өчен бу тема – мәңгелек хәсрәт, төзәлмәс ярабыз: безнең бистәдә дә сугышның нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән гаиләләр бар. Чараның мактаулы кунагы Әфганстандагы сугыш ветераны Максимов Андрей булды. Сугыш ветераны Әфганстандагы хезмәте турындагы истәлекләре белән уртаклашты, иптәшлекнең, үзара ярдәмләшүнең, сугышчан туганлыкның роле никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. Чарада Сугыш шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Музыкаль номерлар белән кунагыбызның оныклары да чыгыш ясады. Кичә ахырында Әфган сугышында һәлак булган геройлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Вакытның үз хәтере бар-тарих. Шуңа күрә без беркайчан да миллионлаган кешенең гомерен алып киткән һәм күңелләребездә тирән эз калдырган фаҗигаләрне онытмыйбыз. Ә онытмас өчен-белергә һәм истә тотарга кирәк…
16 февраль көнне Мишә авыл җирлеге, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, урамнар арасында итекле футбол оештырды. Гадәти булмаган аяк киеме киеп уйнау алай ук җиңелләрдән түгел. Мондый аяк киеме шулкадәр тайгак ки, хәтта тупка тибү дә авыр бирелә. Ләкин командалар җитезлек, реакция тизлеге, пространствода яхшы ориентация күрсәттеләр. Футбол «кыры " янәшәсендә пылау һәм кайнар чәй өчен мәйданчык оештырылган иде. Анда катнашучыларга өс-баш алыштырырга һәм тамак ялгарга мөмкин иде. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын-Кооператив урамы (Сабабаш)
2 урын-Заправочная, Молодежная (Лесхоз)урамнары
3 урын-Кукмара (Урман хуҗалыгы)
Изге Валентин көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында барлык гашыйклар бәйрәме символы булган «валентинкалар» ясау буенча «Яратуыңны белдер» мастер-классы узды. Бу безгә ят бәйрәм булуга карамастан, ул безнең Россия халкына бик ошады һәм үзенең хисләре турында якыннарына һәм туганнарына сөйләргә тагын бер сәбәп булды. Чара башланыр алдыннан катнашучыларны бәйрәм тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштырдылар. Мастер-класста катнашучылар иҗат процессына чумдылар һәм чын күңелдән кәгазьдән йөрәкләр ясадылар. Мондый кечкенә бүләккә һәркем шат булыр! Үз кулларың белән кәгазьдән йөрәк ясау ысулының бөтен матурлыгы шунда ки, талантлы рәссам булу мәҗбүри түгел, бары тик йөрәкне кисеп, эчкә бизәкләр генә ябыштырырга кирәк.
15 февраль - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. 13 февральдә Муса Җәлилнең туган көне алдыннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Герой шагыйрь – Муса Җәлил" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Аның максаты балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Кичә Әбинең сөйләве һәм Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигырь геройлары – Әтәч, Мәче һәм Тычкан чыгышлары белән үрелеп барды. Әби шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы биографиясе, иҗаты турында сөйләде. Презентация каралды. Балалар үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар: Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, "Күрсәт әле, үскәнем" музыкаль уенын башкардылар. Әби һәр сөйләнгән шигырьдән соң авторның балаларга шушы шигыре белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатып барды. Кичә бай эчтәлекле, күп нәрсәгә өйрәтә торган, матур килеп чыкты. Балаларның үзләренә дә бик ошады.
Муса Җәлил исеме батырлык һәм кешелеклелек символына әверелде. Муса Җәлил 39 ел гына яшәсә дә, үзеннән соң матур истәлек калдыра алган. Герой-шагыйрь Муса Җәлил үзенең исемен Үлемсез әдәби әсәрләре һәм Сугышчан батырлыгы белән мәңгеләштерде. Балаларыбыз да Ватанны яратып, милләтебезнең Бөек язучыларын истә тотып һәм Муса Җәлил кебек туган җиргә файдалы шәхесләр булып үссеннәр иде.
9 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Ут белән шаярма» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында янгын сәбәпләре турында фикер алышынды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерделде, янгын чыкканда нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеге искә төшерелде. Янгын ачык ут, һаваның югары температурасы, агулы газлар, төтен һәм башка уңайсыз факторлар белән куркыныч. Моннан тыш, катнашучыларны мәдәният йортында булган янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар һәм янгын сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашу барышында балалар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә файдалы белемнәр алдылар. Мондый дәресләрдән соң балалар үзләренең белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә башкача карыйлар.
Менә өченче көн инде рәттән бистәбезнең битараф булмаган апалары белән Лесхоз мәдәният йортында "Солдатка аш" район акциясе кысаларында солдатларыбызга токмач кисәбез. Бүген 8 февраль көнне оешкан төстә бу эш башкарылып чыкты. Солдатларыбызга күп күләмдә токмач әзерләнде, консерва, куертылган сөт кебек бозылмый торган ризыклар җыелды. Һәр катнашучы үз көчен, вакытын җәлләмичә, кирәк-яракларны өеннән алып килеп, изге теләкләрен тели-тели, җан җылысын салып башкарды бу эшне. Алар арасында солдат аналары да бар иде. Үз күңелен биреп, туган җир җылысын салып әзерләнгән ризыгыбыз солдатларыбызга аш булсын. Барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтебезне белдереп калабыз. Һәрберебез ил афәтенә битараф булмыйча, бердәм булып, җиңүне якынайтыйк!