Җиңү көненең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

8 майда, Җиңү көне алдыннан, Лесхоз бистәсе халкы, мәктәп укучылары, мәдәният һәм оешма хезмәткәрләре Җиңүнең 80-еллыгына багышланган традицион тантаналы митингка җыелдылар, чараның максаты Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды. Вакыт уза, дөньяга яңа буыннар килә. Үткән һәр ел безне 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга ярамый. Бүгенге тантаналы митингны без Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан, Чечня геройларына, Украинада хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларга багышладык. Чараның тантаналы өлешендә төрле өлкә җитәкчеләре чыгыш ясады.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бисҗәсе оешмалары белән берлектә концерт программасы әзерләделәр.

Митинг барышында сугыш еллары җырлары, Җиңү җырлары, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башкаруында шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән сәхнә белән үрелеп барды. Болар барысы да-Ватан өчен сугышкан һәм җиңгән кешеләргә рәхмәт йөзеннән. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны һәм бу көнгә кадәр яшәп өлгермичә бездән киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Барлык җыелучылар һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шулай ук быел Җиңүнең 80 еллыгына обелиск янында легендар «Җиңү тирәге» үсентесе-Сталинград сугышын кичергән агач клоны утыртылды. 1943 елның язында, шәһәрне азат иткәннән соң, ул кинәт чәчәк ата һәм яшәвен дәвам итә. Без Бөек Җиңүебезнең нинди бәя белән яуланганын истә тотарга тиеш! Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International