"Тукайга 139 яшь" әдәби сәгать

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

26 апрель-татар мәдәниятен һәм әдәбиятын яратучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукай туа, аның шигырьләре һәм әкиятләре инде гасырдан артык балаларның да, өлкәннәрнең дә йөрәкләрен җылыта.

29 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган якты чара үткәрделәр. «Сәйлән» театр түгәрәге нәни тамашачыларга Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча театралҗ тамаша күрсәтте. Г.Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган якны һәм туган телне яратырга өнди. Балалар зур кызыксыну белән спектакльне тыңладылар һәм карадылар. Бәйрәм бердәмлек һәм туган телгә мәхәббәт символына әверелгән «Туган тел» җырын тирән эчтәлекле башкару белән тәмамланды.

Мондый чаралар үсеп килүче буынны бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштырып кына калмыйча, туган телгә, гореф-гадәтләргә һәм тарихка мәхәббәт тәрбияли. Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә, әкиятләрендә һәм рәхмәтле киләчәк буыннары хәтерендә яшәвен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International