"Хәтер бакчасы" - акциясе

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

8 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Бөтен Россия буенча агач үсентеләре утыртыла. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион солдатның батырлыгын искә төшерәчәк. Быел Җиңүнең 80 еллыгына Лесхоз бистәсендә һәйкәл янында Сталинград сугышын кичергән легендар «Җиңү тирәге» үсентесе утыртылды. 1943 елның язында, шәһәрне азат иткәннән соң, ул кинәт чәчәк ата һәм яшәвен дәвам итә.

"Хәтер бакчасы" - Буыннар бәйләнеше, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыклары турында искә төшерү. Һәм һәр яңа үсенте-киләчәккә бер адым, ул баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International