Кешеләр ни өчен бии? Кемдер төз һәм сыгылмалы булырга тели, кемдер үзен, үзенең биюдәге сәләтләрен күрсәтергә тели, ә биюгә бөтен гомерен багышлаган кешеләр бар. Бию бит ул-төрле милләт кешеләрен дуслык, мәхәббәт һәм тынычлык хакына берләштерергә сәләтле сәнгать формаларының берсе.
30 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган «Бию – җан теле» флешмобы булып узды. Анда «Шома бас» мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы катнашты. Кызлар бик теләп бию түгәрәге җитәкчесе Мария Прудаева белән хәрәкәтләрне өйрәнделәр. Флешмобта катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләр алды.