Интернет көнен программистлар, веб-мастерлар, дизайнерлар, уеннар эшләүчеләр, блогерлар, шулай ук челтәрнең барлык кулланучылары үзләренең бәйрәме дип саный.4 апрель көнне Туктар авыл клубы интернет көненә багышланган "Свая игра" интеллектуаль уенын үткәрде. Яшьләр ике командага бүленеп ,очколар саны буенча үзләре сайлаган сорауларга җавап бирделәр.Уен вакытында алар Интернет белән бәйле яңа терминнар һәм сүзләр белән таныштылар.
Сәламәтлек-кешенең төп байлыгы. Тотрыклы Сәламәтлек дөрес туклануга һәм даими физик йөкләнешләргә бәйле.3 апрель көнне Туктар авыл клубы өлкәннәр белән сәламәтләндерү сәгате үткәрде, анда физкультура белән шөгыльләнделәр, дөрес туклану һәм гигиена турында сөйләштеләр.
1 апрель - бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көн уңаеннан Туктар авыл клубы балалар белән канатлы дуслар турында"Свая игра" интеллектуаль уены үткәрде, кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләштеләр. Балалар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ә кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар . "Своя игра » уенда балалар үзләре сайлаган сорауларга җавап бирделәр һәм һәр дөрес җавап өчен баллар алдылар.
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу көн экология проблемаларына багышланган һәм Кешелеккә безнең планета өчен урманнарның әһәмиятен искә төшерергә һәм киләчәк турында уйланырга мөмкинлек бирә.21 март көнне Туктар авыл клубы «Урман ул безнең байлыгыбыз " дип аталган экологик сәгать урманнарны саклап калуның һәм алардан акыллы файдалануның мөһимлеге турында сөйләделәр.
20 март көнне Туктар авыл клубы балалар белән "язгы табигать"темасына рәсем конкурсы үткәрде. Балалар шатланып табигать пейзажын ясадылар һәм матур картиналарны буядылар.
14 март көнне Туктар авыл клубы яшүсмерләр һәм яшьләр белән "Тәмәке тарту куркыныч тозак"дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Яшьләр тәмәкенең куркынычын һәм зарарын тулысынча аңласын өчен, тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында журналдан мәкалә укылды.мондый әңгәмәләр яшьләргә аның куркыныч икәнен аңлау өчен бик мөһим.
13 март көнне Туктар авыл клубы балалар белән "Сәламәт булу шәп"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә гигиена, дөрес туклану, көн режимын үтәү турында сөйләштеләр.Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, спорт һәм физик хезмәт белән шөгыльләнергә кирәк.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан 7 мартта Туктар авыл клубы "Язлар ямле сезнен белэн"концерты үткәрде. Концертта мөдир катнашты. Сабабаш һәм Мечанбаш авыл клублары сәнгать мөстәкыйльлегендә катнашучылар белән. Концертка СВО катнашучыларының әниләре һәм хатыннары, бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның әниләре чакырылган иде.
6 март көнне Туктар авыл клубында Ватанны саклаучылар елына багышланган "исемнәрегезне хәтерлибез" дигән әңгәмә үткәрелде. Безнең халык һәрвакыт үз җирен саклаган, дип сөйләделәр. Авылыбыз халкы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм СВО геройлары турында да искә төшердек