Җиңү көне алдыннан бөтен ил буйлап «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясе уза. 3 майда Туктар авылы клубы «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясенә кушылды һәм тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары белән бизәде. Илебез тарихында, бөтен кешелек тарихында тирән басылган вакыйгалар һәм даталар бар. Шундый вакыйгаларның берсе – иң бөек һәм шатлыклы бәйрәм-Җиңү көне. Бу көнне һәлак булганнарны һәм исән калганнарны искә алалар. Без Бөек Ватан сугышы геройларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм аларга: "җиңү өчен рәхмәт!»