Борынгы заманнардан бүләк җыю Сабантуйның бер өлеше булып саналган. Бүләкләрне төрле уеннарда җиңүчеләр, шулай ук абсолют батырлар өчен җыйганнар . 31 май көнне Туктар авыл клубы Сабантуйга бүләк җыю оештырды, авыл урамнары буйлап йөреп чыктылар. Халык үз бүләкләрен, ә балаларга тәм - томнарын алып чыкты. Җылы сүзләр, уңыш елы, тыныч күк йөзе теләкләре яңгырады. Һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәт белдерделәр, Сабантуйга чакырдылар.