1 май көнне Туктар авыл клубы балалар өчен «Йомырка бәйрәме»бәйрәме үткәрде. Балалар йомырка җыйдылар, аннары таудан йомырка тәгәрәтеп үзара ярыштылар. Балалар авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек һәм күк йөзенең тыныч булуын теләделәр. Олылар балаларга тәм-томнар һәм буялган йомыркалар өләштеләр. Бу көнне авылда шатлык һәм күңел ачу хөкем сөрде, ә балалар бу процесска сокландылар. Бу бәйрәм авылны берләштерә, бәйрәм рухы бирә, күңел күтәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә.