15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне-гаиләнең мөһимлеген, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны һәм гореф-гадәтләрне саклауны искә төшерүче бәйрәм. Һәр кешенең тормышы нәкъ менә гаиләдә башлана, чөнки нәкъ менә шунда аның шәхес нигезләре салына һәм булачак гражданның характеры формалаша. Бу дата хөрмәтенә 16 май көнне Туктар авыл клубы "Гаилә терәге сез өлкәннәр" бәйрәмен үткәрде.Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, чөнки безнең Биләр үсеп килүче буынга тере үрнәк булып тора һәм балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә зур роль уйный.