ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай – сүнмәс йолдыз» исемле  әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Чара барышында балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укылды, "Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча фаразла" дигән викторина узды. Мәктәп укучылары бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын җырладылар.

Тэги: Оет авыл клубы

22
апрель, 2023 ел
шимбә

22 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Яшь буын тынычлык өчен көрәштә" дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балаларга Россиядәге фаҗигале вакыйгалар, террорчыларның яшьләрне үз сафларына җәлеп итер өчен күп ысуллар куллануы турында сөйләделәк. Террорчылык һәм тоткынлыкка алыну шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә зур игътибар бирдек. Һәр террорчылык эшчәнлегенең җинаять булуы турында һәм тиешле җәзага тартылулары турында кисәттек. Ахырдан яшьләргә «Дөнья террорга каршы» исемле буклетлар бирдек.

 

Тэги: Оет авыл клубы

14
апрель, 2023 ел
җомга

14 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Табышмаклар илендә» дип исемләнгән интеллектуаль - күңел ачу уенын үткәрде. Чара барышында балалар «табышмак» сүзенең килеп чыгышы һәм аның төрләре белән таныштылар. Аннары табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар.

Тэги: Оет авыл клубы

23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль көнне Оет авыл клубы  китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Бүген сезнең бәйрәм, ир-егетләребез" дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрде.  Чара барышында бәйрәмнең тарихы турында сөйләштек, ир-егетләребез үзләренең армия тормышыннан кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены һәм кызыклы конкурслар үткәрелде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Тэги: Оет авыл клубы

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Синең батырлыгың гасырлар буена онытылмас" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара вакытында М. Җәлилнең балачак һәм яшүсмер елларын, булачак шагыйрьнең балачактан шигырь язарга хыяллануы турында сөйләдек. Балалар аның биографиясе, иҗат юлы һәм авыр сугыш елларында кичергән сынаулары турында белделәр. Балалар башкаруында герой шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Чарада катнашучылар викторина барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

 

Тэги: Оет авыл клубы

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

14 февраль көнне Оет авыл клубы  китапханә белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган  «Без үз бурычыбызны үтәдек» дигән әңгәмә уздырды.Чара барышында укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдык, шулай ук солдатларның үз бурычларын батырларча башкарулары, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләдек. Үз илләреннән еракта интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән әфганчыларның исемнәрен искә төшердек. Чарага мәгълүмати стенд әзерләнде.

Тэги: Оет авыл клубы

10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Туган ягыбызның иҗади сандыгы» - әдәби сәгате үткәрде. Чара вакытында төбәгебез тарихына кызыклы сәяхәт ясалды. Балаларга якташ язучылар турында мәгълүмат бирдек, туган ягыбызга багышланган китаплар белән таныштырдык. Шулай ук балалар туган якны өйрәнү интеллектуаль викторинасында актив катнаштылар.

Тэги: Оет авыл клубы

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Сталинград: 200 көн батырлык...» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында ул еллардагы вакыйгалар, совет солдатларының һәм Сталинград халкының батырлыгы турында сөйләдек. Сталинград сугышының барышы белән таныштырдык, аяусыз сугышта, батырлык, фидакарьлек, ихтыяр көче,  күрсәткән кешеләрнең батырлыгы турында сөйләдек. Шулай ук чарада катнашучыларны Мамай курганы турында иллюстратив материал белән таныштырдык. Чара Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Тэги: Оет авыл клубы

27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

27 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Батырлыкның 900 көне. Ленинград блокадасы" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында Ленинград камалышы, ул чактагы аяныч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән шәһәр халкы һәм батырларча көрәшкән сугышчылар турында сөйләштек, презентация карадык. Шулай ук "Яшәү юлы", "Блокада икмәге" турында да мәгълүмат бирдек. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды.

Тэги: Оет авыл клубы

25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

25 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Чын күңелдән" дигән ял кичәсе үткәрде. Катнашучылар өчен күңелле конкурслар, мәзәкләр әзерләнгән  иде. Алар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, тапкырлыкларын «Мелодияне таны», «Кем тизрәк», «Минем арттан кабатла» кебек конкурсларда күрсәттеләр.  Чарада катнашучылар белән шулай ук халык җырларын җырладык, уеннар уйнадык.

Тэги: Оет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International