22 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Яшь буын тынычлык өчен көрәштә" дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балаларга Россиядәге фаҗигале вакыйгалар, террорчыларның яшьләрне үз сафларына җәлеп итер өчен күп ысуллар куллануы турында сөйләделәк. Террорчылык һәм тоткынлыкка алыну шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә зур игътибар бирдек. Һәр террорчылык эшчәнлегенең җинаять булуы турында һәм тиешле җәзага тартылулары турында кисәттек. Ахырдан яшьләргә «Дөнья террорга каршы» исемле буклетлар бирдек.