Кем фокусны яратмый? Фокусларны барысы да яраталар — олылар да, балалар да, чөнки фокус — кечкенә Тылсым, теләсәгез һәм осталыгыгыз булса, сез моны эшли аласыз. 3 гыйнварда Кечешыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балалар фокуслар дөньясына чумдылар. Балалар фокусларны карадылар һәм могҗизаларга гаҗәпләнделәр. Суның үз төсен үзгәртүе, бер стакан суны кәгазь битенә әйләндергәндә суның анда калуына шаккаттылар. Балалар фокусларны күзәтеп кенә калмадылар, ә үзләре дә аларны тормышка ашыруда катнаштылар. Балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чара дискотека белән тәмамланды.
2 гыйнварда Кече Шинар СДК, китапханә,Оет СДК һәм китапханә хезмәткәрләре Оет һәм Миңгәр авыл клубларында -. “Сер тотмас үрдәк һәм Кыш бабайда кунакта” театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырда йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай килде, татлы бүләкләр таратты.
9 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырып ял кичәсе үткәрделәр. "Шатлыкларны бергә бүлешик" Бу җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлыгын искә төшереп тора . Без аларга үзләрен, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга булышырга тиеш. Кунаклар төрле конкурсларда катнаштылар. Ахырда истәлекле бүләкләр тапшырдык . Бәйрәм чәй эчү белән өстәл артында бәйрәм тәмамланды.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең глобаль таралуын туктату кирәклеген искә төшерә. 1 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен танышу-профилактика әңгәмәсе үткәрделәр,»Онытма язмышың үз кулыңда». Чараның төп максаты-авырулар, куркыныч вирус йоктыру ысуллары һәм шәхси куркынычсызлык ысуллары турында . Үз – үзеңне саклауның бер ысулы-куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү һәм үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту. Кызыл тасма-кешеләрнең СПИД проблемасының мөһимлеген аңлату символы, ул бу рәхимсез авыру белән алып кителгән йөзләрчә мең кешенең хәтер символы.
. Авыл мәдәният йортында "Сертотмас үрдәк "театраль тамаша узды. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Төнлә бүре Урманчының хуҗалыгына һөҗүм итә. Урманчы һәм аның тугры эте Актырнак явызны эзләп урманга китәләр. Йорт хайваннары йортта хуҗасыз ялгыз кала. Алар хуҗаны эзләргә урманга үрдәкне җибәрәләр, чөнки ул иң җитез .. Ләкин үрдәк бик күп сөйләшә . Алга таба нәрсә булачак? Йортның караусыз калганын белгәч, бүре төлке нәрсә эшли? Үрдәк белән нәрсә булачак? Балалар бу хакта тулаем алганда күңелле, җыр-бию тамашаны карап белделәр. Бу әкият, үзен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен серләрне сакларга өйрәтә
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне-барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен мөһим бәйрәм . 21 октябрьдә, бу бәйрәмгә Кече Шыңар мәдәният йортында «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый»тематик концерты уздырылды. Концерт программасында үзешчәннәр катнашында күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады,бичеләр үзләрене дәртле биюләре белән тамашачыны сокландырды.. Барлык механизаторларны, тракторчыларны, комбайнерларны ,чакырдык,. Игенчеләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, икмәк һәм тоз тапшырылды, аларның һәрберсенә багышлап җырлар җырладык,. Бәйрәм чәй өстәле артында үтте
10 октябрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас фольклор” коллективы , китапханәнәче , Оет авылы мәдәният йорты хезмәткәре Һәм китапханәче үзешчәннәрнең иң активлары белән һәм балалар катнашында Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булдылар. Биредә артистларны җылы каршы алдылар, без үз чиратында чарага җаваплылык хисе белән килдек, тыңлаучыга үз йөрәгебезнең җылысын җиткерергә тырыштык. Чыгышлар өлкән яшьтәге кешеләрнең күңелләренә рәхәтлек идерде.: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады Тамашачылар артистларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар ,биеделәр һәм алкышладылар. Бу аралашу кирәк: өлкәннәр үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгелләренә тагын бер тапкыр инандылар . Бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрчак әби бабаларыбыз турында да истә тотуыбызны теләр идек - " озаграк яшәгез, кадерлеләребез! Күзләрегез шатлык белән балкып торсын һәм беркайчан да күз яшьләре тәгәрәмәсен!» Олы яшьтәге кешеләрнең шатлыклыктан балкыган йөзләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды
7 октябрьдә Килдебәк мәдәният йортында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!, Кече Шинар мәдәният йорты каршында эшләп килүче Мирас фольклор коллективы хезмәткәрләре , китапханәче, Оет авылы мәдәният хезмәткәре һәм китапханәче , белән берлектә тамашачыларга авылыбызда һаманда яшәп килүче гореф гадәт “Кияү мунчасы” тәкъдим иттеләр. Татар авылларында мондый йола саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләргә, ягалар кияү белән кәләшне беренче,, мунчага җырлар һәм теләкләр белән, "Уфалла" арбаасында тартып мунчага алып баралар.. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы" белән сыйлыйлар, шаяртулар да, биюләр дә, җырлар да була. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
1 октябрьдә Кече Шинар мәдәният йорты каршында эшләүче "Мирас" фольклор коллективы, Саба мәдәният бүлеге составында Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Сабам минем-гүзәл ягым" ("Саба минем матур җирем") дигән зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Мәдәният сарае фойесында Саба районы тарихына, аның мәдәни мирасына, күренекле шәхесләренә багышланган күргәзмә оештырылды.Фольклор коллективлар тарафыннан тере мәйданчыклар оештырылды, аларда гореф - гадәтләр , милли җыр-бию уеннары күрсәтелде. Безнең коллектив "Кич утыру куренеше" тәкъдим итте. Борынгы йортның чигелгән сөлгеләре, яулыклары, чигелгән мендәрләре, төрле чигүләр белән бизәлгән. Татар халык уеннары "Түгәрәк уен", "Назалы", "Чүпләм бию" оештырдылар, гармунга җырлап, татар халык җырларын җырлап, чигеп, кәҗә мамыгыннан шәл бәйләдек.. Барлык чыгышлар да Яр Чаллы халкына ошады,
16 сентябрьдә Кече Шинар мәдәният йортында мастер-класс, аралашу һәм «Дуслар арасында»гитара астында җырлау белән иҗат кичәсе узды. Хәзер гитара тавышын еш ишетеп булмый, ләкин бу инструмент тормышта мөһим урын алып торган кешеләр бар. Менә безнең очрашу җылы, уңайлы шартларда узды