14 август көннәрендә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бәхетле балачак"исемле урам концертларын оештырдылар. Программа якты һәм бай булды. Балалар төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, матур җырлар, шигырьләр башкардылар, төрле биюләр күрсәттеләр. Яшь артистларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булып чыкты. Концерт тамашачыларга ошады, барысы да канәгать калды.