29 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган ”Һәрвакыт булсын кояш!" дигән концерт программасы белән урам концертын «Татарстан минем республикам « дигән җыр белән башлап җибәрде., ә аннары барлык катнашучылар да үз талантларын күрсәттеләр. мобилизацияләнгән балаларның әниләрен, кәефләрен бераз күтәрү һәм авыр уйлардан читкә юнәлтү өчен, якыннарының исән-сау кайтуларын теләп аларга багышлап номерлар күрсәттеләр. Балалар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм матур, кызыклы узды һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Концерт тәмамлангач, барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар. Тамашачылар һәр номерны алкышладылар