"Мәңге шулай яшь булсаң"

2024 елның 17 августы, шимбә

Җәй, һәркайсыбызның җәйге кәефе шәп! Җәйге кәеф – димәк, эшләр җайга салына, ял белән эш бергә бара, әйләнә-тирәдәге кешеләр сөйкемлерәк  күренә. Әллә ни сәбәпсез көләсе, җырлыйсы  һәм биисе килә. 17 августта студентлар һәм яшьләрнең "Мәңге шулай яшь булсаң" традицион  концерт программасы булды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге үзешчән  артистла,: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар катнашты. Тамашачылар «Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як»  вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International