"Күршеләр - бер гаилә"

2024 елның 9 августы, җомга

9 август көнне Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Күршеләр - бер гаилә"капка төбендә  кич утыру оештырдылар, Һади Такташ урамында яшәүче күршеләр ( "арт урам") урамга чыктылар, эчкерсез сөйләшеп утырдылар, яраткан җырларын җырладылар, халык уеннары уйнадылар, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Үткәннәргә күз салырга да вакыт таптык, яшь чакта  әти-әниләрне кич утырырга  җибәрмәгәннәрен искә төшердек,. Җибәрсәләр дә , һичшиксез эш бирерләр: йоннан җепләр киерергә, кәҗә мамыгыннан челтәрле шәл бәйләргә,.Яшь  вакытларга кайтып килгәндәй булдык. яңадан очрашырга  сөйләшеп , өйләргә таралыштык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International