Туган якны ярату өчен аны яхшы белергә кирәк, шуңа күрә 20 июньдә Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен “Урман белән дәвалау ” экологик экскурсиясе оештырды. Әлеге чараның максаты - балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтергә, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә. Уен формасында балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык. Бу кагыйдәләр һәркемгә күптән билгеле кебек, ә менә аларны сакларга тырышычулар, кызганычка каршы, барысы да түгел. Чарада балалар урман табигатенең матурлыгы, аларны чолгап алган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында алынган мәгълүмат экологик грамоталылык, мәдәният һәм экологик аң формалаштыруга ярдәм итте. Урманны тыңларга өйрәндек. Тавышларга колак салып, кошларның тавышын таныдык. Бу тавышларның нинди кошныкы икәнлеген ачыкларга тырыштык. "Птичий калейдоскоп" уенын уздырдык. Тагын балаларның игътибарын урманда исләр һәм тою төрлелегенә юнәлттек. Шул максат белән балаларга төрле агачларның, яфракларның кайрысына кагылырга тәкъдим иттек. Экскурсия азагында «Кем тизрәк», «Нинди агач?», «Яфракны танып бел» хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Балалар сәяхәттән бик канәгать иделәр. Ял итеп алгач, истәлеккә фотолар ясадылар.
18 июньдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Электрон тәмәке: файда һәм зыян?» дигән тематик әңгәмә узды.Кызганычка каршы, соңгы вакытта электрон сигаретлар яшүсмерләр арасында популярлаша бара. Мәктәп укучыларына электрон тәмәкеләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында видео күрсәттеләр. Балалар электрон тәмәкедә булган никотинның традицион тәмәке әйберләренә караганда зарарлы тәэсире барлыгын белделәр. Чара барышында укучыларны ике төркемгә бүлделәр, анда төркемнәрнең берсе ни өчен яшүсмер тәмәке тарта башлый, икенчесе никотинның үсеп килүче организмга зыяны турында дәлилләр китерде. Чарада катнашучылар вейпинг, тәмәке һәм кальян тарту проблемасы турында үз фикерләрен актив рәвештә уртаклаштылар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең тәмәке тарта башлау сәбәпләре турында фикер алыштылар. Аннары балалар белән «Әйе», «Юк», «Шикләнәм»уеннарын үткәрделәр. Чара ахырында укучылар сәламәтлек кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет, ә тәмәке тарту кеше организмына төзәтеп булмый торган зыян китерә дигән нәтиҗәгә килделәр.
«Гырон быдтон» удмуртларның алда торган уңыш турында язгы-җәйге догалар циклы бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән турыдан-туры «чәчү ахыры»дип тәрҗемә ителә. Традиция буенча бәйрәмне болыннар чәчәк аткан вакытта үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм булачак уңыш турында дога кылалар.17 июньдә Кукмара муниципаль районының Нырья авылында «Гырон Быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Удмурт Республикасы Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килде. Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның удмурт авылы атмосферасына чуму мөмкинлеге булды. Ишегалларында удмурт йортының интерьеры һәм көнкүреше тәкъдим ителгән, анда милли аш-су ашларын татып карарга, 19-20 гасырларда Кукмара удмуртларының традицион костюмнары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук удмуртларның борынгы бизәнү әйберләренең уникаль коллекциясен күрергә мөмкин булды.Теләге булганнар өчен монисто һәм билбаулар ясау буенча мастер – класслар оештырылган. Биредә удмурт остаханәсе тәкъдим ителгән, анда агачтан декоратив – кулланма әйберләр ясау буенча мастер – класслар, агачтан уеп ясау һәм шулай ук агачтан үрү буенча мастер-класслар узды.Удмурт амбарына килгәч, бәйрәм кунаклары удмуртларның ашлык, ярма һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын саклаган ларларын һәм җирле удмурт умартачыларының продукциясе күргәзмәсен күрергә була иде. Быел беренче тапкыр бәйрәм кысаларында Удмурт гаиләләренең республика конкурсы “Шудо-буро удмурт гаиләсе” узды, шулай ук иң кечкенә артистлар “Мудорвай” төбәк- ара конкурсы призерлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады. Бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Чеберина но Батыр» Республика матурлык һәм талант конкурсы узды.Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры “Айкай “һәм Анатолий Ушаков исемендәге “Шулдыр асыт (Күңелле кич)” эстрада ансамбле булды. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.Коллектив җитәкчесе Иванова Светлана Семеновна “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.
16 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән бергә «Солдатка хат»акциясендә катнаштылар. Акция укучылар ярдәме белән үткәрелде. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларга һәм армиядә хезмәт итүчеләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында укучылар армиячеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булган кешеләргә ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы, эчкерсез сүзләр яздылар.Хатларда Россия Армиясенең барлык сугышчыларының тизрәк исән-сау өйләренә кайтуы һәм озак көтелгән тынычлык урнашуы, бүтән беркайда да, беркайчан да кешеләр снарядлар шартлауларын һәм пулялар тавышын ишетмәве турында әйтелә.
Безнең солдатларга дан ! Аларга махсус операциядә уңышлар! Тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез!
15 июньдә Иштуган авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән белән берлектә " Китап, сәламәтлек, мин!» балалар өчен файдалы киңәшләр сәгате үтте. Без стресс, вакыт җитмәү, начар экология белән тулы тиз үтүчән тормышыбызда үз тәнебезне, җаныбызны вакытында тыңларга һәм сәламәт, бәхетле кеше булып яшәргә кирәклеге турында сөйләдек . Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча 10 киңәш, шулай ук тормышыбызны озайтырга һәм күңеллерәк итәргә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында балалар бүгенге көндә актуаль булган темаларга актив фикер алыштылар: сәламәтлек нәрсәгә бәйле, нинди факторлар аңа уңай һәм тискәре йогынты ясый. Барысы да стресс белән ничек көрәшергә, дөрес ашарга акыллы киңәшләр алдылар. Шулай ук сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган тагын бер фактор барлыгын белдек – бу китапханә – «китап белән дәвалау», җаннарны дәвалау.Тән сәламәт булса,җан да сәламәт булыр.
Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәрендә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагыла. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр, гасырлар буе югалмый сакланып килгән милли киемнәребез - халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар, милли киемнәр халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Саба Сабантуе мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә Иштуганнан төрле милләт вәкилләре дә катнаштылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде, дипломнар ,бүләкләр тапшырды.
Безнең көннәрдә балаларны Ватан мәдәнияте һәм тарихы хәзинәләренә тарту, туган һәм үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкы һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү бик мөһим. Фольклор – халыкыбыз хәзинәсе, бу безгә башка чорлардан килгән мөрәҗәгать, күңелләребез һәм намусыбыз өчен борчылу һәм чаң кагу. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 14 июнь көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Борынгы халык уеннары» дигән фольклор программа булып узды, анда без үсеп килүче буынны халык гореф-гадәтләре белән таныштырырга, халык уеннары һәм әйлән-бәйлән уеннары белән таныштырдык. Без балаларны урамда каршы алдык һәм "әйлән-бәйлән" уйнарга чакырдык. Музыка астында катнашучылар түгәрәк буенча әйлән-бәйлән оештырдылар. Аннан соң табышмаклар чиштеләр, тизәйткеч, мәкальләр һәм әйтемнәрне белүләрен күрсәттеләр. Барлык материал балаларга уен формасында бирелде. Бу программаны төрлеләндерергә аны балаларның исендә калдырырлык итәргә мөмкинлек бирде. «Как у дяди Трифона», «Елга», «Яшерәм яулык», «Горелки», «Самовар», “Кәрия- Зәкәрия”кебек халык уеннарын балалар бик теләп уйнадылар. Балалар халык уеннарының бик күп төрлелегенә инандылар
12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт массакүләм һәм масштаблы чаралар белән үрелеп бара. Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 5 нче июньнән 12 нче июньгә кадәр «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза.Авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән акциягә актив кушылдылар һәм бәйрәм алдыннан мәдәният йорты тәрәзәләрен илебезгә булган мәхәббәтне гәүдәләндерүче матур символлар белән бизәделәр. Тәрәзәләрдә Россия флагы, күгәрченнәр һәм башка символика сурәтләнгән. Бәйрәм тәрәзәләренең фотоларын социаль челтәрләрдә үз битләрендә урнаштырдылар.
9 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре"Россия Дәүләтенең символлары”дип аталган ,Россия көненә багышланган чара үткәрделәр.Чараның максаты-үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт уяту. Чара барышында алып баручы балаларга илебез символлары, герб, флаг һәм гимн тарихы битләре буенча виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Балалар үз илләренең мәдәнияте һәм тарихы турында викторина сорауларына җавап бирделәр, фикерләр алмаштылар. Аннары Россия гимнын башкардылар.Чара ахырында балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, һәм Туган илебезгә сак карарга, аның белән горурланырга һәм якларга чакырдылар,киләчәк буыннар “Бу -минем Туган илем, бу минем –Россия “дип горурланып әйтерләр.
6 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Россиядә Пушкин көненә багышланган «Пушкин әкиятләрен укыйбыз һәм рәсем ясыйбыз» рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты булып А.С.Пушкинның иҗади мирасы турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгать белемен арттыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук үсеп килүче буынны һәрьяклап эстетик тәрбияләү тора. Алып баручылар катнашучыларны Александр Сергеевич Пушкинның биографиясе белән таныштырдылар һәм аның әсәрләреннән өзекләрне искә төшерергә ярдәм иттеләр. Һәр бала шагыйрьнең иң яраткан шигырен, әкият өзекләрен укыды. Гениаль шагыйрьнең иң танылган һәм яраткан шигырьләре булып «Зимняя дорога», «У лукоморья», «Зимнее утро» һ.б. әсәрләре торды. аннары балаларга әкият геройларының рәсемнәрен ясарга тәкъдим ителде. Монда алтын балык та, алтын чылбырлы әкияттәге яшел имән дә, имәндәге Су анасы да, галим мәче дә чылбыр буйлап йөри иде. Барлык балалар да әлеге чарада актив катнаштылар.