Терроризм-кеше тормышына иң куркыныч һәм масштаблы проблемаларның берсе. 27 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Терроризм –хәзерге заман проблемасы»дигән хокукый сәгать үткәрделәр.Алып баручылар террорчылыкның нәрсә икәнен, террорчыларның кем булуы турында сөйләделәр. Чара барышында терроризм кешелекнең глобаль проблемасына әверелде, аның чагылышлары массакүләм кеше корбаннарына авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерә дип сөйләштеләр.Балалар алып баручылар белән бергә соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. «Шикле предмет», «Паникасыз»кебек хәлләрне конкрет мисаллар белән тикшерделәр. Террорчылык куркынычы белән бәйле төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнен балалар «Зина, Кеша һәм террорчылар»мультфильмын караганнан соң белделәр. Террорчылык үсеше шартларында балаларга булган күренешләрнең куркынычлыгын аңлату, тынычлык сөючәнлек, толерантлык тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны адекват кабул итү мөмкинлеге, әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысына каршы тора белү бик мөһим. Чара ахырында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр таратылды.