Ифтар ашы "Иман нуры иңсен күңелләргә"

2024 елның 30 марты, шимбә

28 март  көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Иман нуры иңсен күңелләргә"  дип аталган Рамазан аена багышланган  ифтар ашы үткәрделәр. Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.Катнашучылар әңгәмәдән соң,бергә намазга бастылар. Аннан соң мул табын артында аралаштылар. Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International