26 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Интернеттан тыш»өстәл уеннары көнен үткәрделәр.Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүз запасын тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, өстәл уеннары тере аралашу. Мондый уеннарның һәрберсе кызыклы вакыт-күңел ачу, дәрт, көчле эмоцияләр бирә. Балалар зур рәхәтлек белән лото, «Диңгез сугышы», «Мемо» ,«Бум» һ.б. уеннар уйнадылар. күңел ачу һәм дуслар белән бик яхшы үткәрелгән вакыт менә «Интернеттан тыш» чараның нәтиҗәсе ,телефоннар ял итте. Бу үзара аралашу, вакытны файдалы үткәрү өчен яхшы ысул. Балаларда өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр дип өметләнәсем килә, һәм алар еш кына буш вакытларын шулай үткәрәчәкләр.