ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

Хәзерге заманда музыкаль инструментлар дөньясы бик бай. Музыкаль инструментлар төренә, аларның барлыкка килү тарихына кызыксыну уяту, халык көйләрен тыңлауны активлаштыру максатыннан 2 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ал җилкән” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен “Музыкаль инструментлар дөньясы” дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар музыкаль инструментлар белән таныштылар, аларның яңгырашын тыңладылар, курайда авазлар чыгарып карадылар, баянга кушылып кашыкларда уйнадылар. Чара файдалы һәм кызыклы үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә “Минем туган ягым” дигән тематик программа оештырылды. Балалар белән республика, район, авыл тарихына кечкенә сәяхәт кылынды. Шулай ук катнашучылар Конституция барлыкка килү тарихын белделәр, республика символлары турында сөйләштеләр, тематик биремнәр башкардылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

  1 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлек белән көчле без” дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Чара дуслык, туган як турында күмәк җыр башкару белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24
октябрь, 2025 ел
җомга

  24 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Курайның җырлы чишмәсе” дигән чираттагы мастер - класс үтте. Балалар курайда өйрәнүне дәвам иттеләр. Курайда уйнау яхшы координация таләп итүен, бер үк вакытта сулыш, тел, бармакларның эшләргә тиешлеге катнашучыларга тагын бер кат аңлатылды. Курайда уйнау алымнары күрсәтелде, балалар белән бергә татар халык көйләре уйналды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

   18 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан “Туган якка кайтты кайтмаганнар, “Хәтер китабы”на төренеп” дигән концерт программасы күрсәтелде. Концерт театраль күренештән башланып, иҗади коллективлар, солистларның җыр, шигырь, бию, инструменталь номерлары белән дәвам итте. Күңелләргә кереп калырлык чыгышлар һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

  7 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп директоры Әхмәтшин И.И.ның котлау чыгышыннан башланды. Кичә “Башваткыч” тапшыруы форматында барды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

    Арчада 6 октябрьдә «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, үзара рухи баету, күпмилләтле мәдәниятне саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Фестивальдә Югары Шытсу мәдәният йортыннан Шарифуллиннарның гаилә дуэты “Инструменталь музыка” номинациясендә чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

5
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

   3 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе  хезмәткәрләре “Гомер көзегез җылы булсын” дигән бәйрәм концерты үткәрделәр. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм авыл имамы котлауларыннан башланды. Чара барышында ретро һәм заманча җырлар, туган як турында шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар музыка уен коралларындагы чыгышларны да бик сокланып кабул иттеләр. Үзешчән сәнгать артистлары тәкъдим иткән концерт һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

3 сентябрь – Терроризм белән көрәштә теләктәшлек белдерү көне. Бу көн 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышлана. Ул вакыттагы террористик актта йөзләгән кеше үлә, күбесе балалар була. 3 сентябрь Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Һәрвакыт булсын кояш” дигән тынычлык дәресе шул турыдагы әңгәмәдән башланды. Шулай ук тынычлык һәм дуслык турында сөйләшенде, тематик стенд буенча терроризмга каршы мәгълүмат искә төшерелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

31
август, 2025 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы көне бүген – бөтен халык бәйрәме. Шул уңайдан 31 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Җырлы – моңлы туган ягым” дигән тематик кичә үткәрделәр. Катнашучылар патриотик җырлар, музыка уен коралларында көйләр башкардылар. Кичә “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлап, халык уеннары белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International