15 апрельдә Иштуган мәдәният йортында Олы Нырты һәм Олы Арташ авылларының үзешчән артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында "Язгы моңнар" концерты узды. Программада язга һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләр яңгырады. Иң яхшы җырчылар халык, заманча һәм ретро җырларын башкардылар, тамашачыларны яшь артистлар башкаруындагы биюләр сокландырды. Юмористик күренешләрдә авыл халкының тормышында булган хәлләр һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр чагылдырылган. Концерт бер генә тамашачыны да битараф калдырмады, һәркайсы үзендә җылылык һәм шатлык кисәкчәсен алып китте.
14 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре төрле клуб берләшмәләренең актив әгъзалары өчен район мәдәният йортына мәдәният хезмәткәрләренең балалары катнашында «Балалы шоу» дигән зур концертка култьпоход оештырдылар. Әлеге чараның максаты-мәдәният хезмәткәрләренең гомуммилли мирасны торгызуга керткән өлешләрен саклау, илнең мәдәни байлыгын саклау һәм арттыру. Программада 80нән артык бала катнашты. Барлык юнәлешләр дә тәкъдим ителде (вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь башкару). Шулай ук «Яшьлек», «Асылташ», «Бэллур» коллективлары һәм соло башкаручылар катнашты. Концерт якты чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да искиткеч кәеф бүләк итте.
12 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында Саба районы умартачылары өчен район семинар-киңәшмәсе узды .Сәламләү сүзе белән Саба районы авыл хуҗалыгы белгече консультант Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Киңәшмә барышында РТВО начальнигы урынбасары Павлов С.В., ИНН ның биотехнология белгече Ибатуллина Р. Умартачылык буенча чыгышлар ясадылар.Киңәшмә барышында Россельхозценр агрономы Габдрахманов А. район умартачылары, авыл хуҗалыгы агрономнары чыгыш ясады. Нурмиев И.Н. умартачылыкның безнең районда торышы турында кыскача сөйләде. Шуннан соң семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында умартачылыкның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Чөнки мондый семинарлар районда умартачылыкны үстерүгә, тармакта белем бирү эшчәнлеген координацияләүгә, умартачылык белән шөгыльләнүче төрле милек формасындагы хуҗалык итүче субъектларга консультатив ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.
12 апрель-Бөтендөнья космонавтика көне, ул кешенең космоска беренче очышын билгеләп үтү өчен билгеләнгән. Бу көн хөрмәтенә 11 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында балалар өчен «Космоска юл»дигән танып белү чарасы оештырылды. Кешенең Җир тирәли беренче очышы Безнең Ватаныбыз өчен генә түгел, ә гомумән бөтен кешелек өчен мөһим вакыйга. Ул космос турында хыялланырга гына түгел, ә һавасыз киңлектә очарга мөмкинлек бирде. Башта балалар тарихи фактлар, Ватан космонавтикасы үсеше тарихы белән таныштылар. Аннары алар «Космос»темасына рәсем ясадылар. ... Аннары балалар «ачык космоска чыгу», «чит планета кешесе портреты», «шифрланган хат», «хәрефләрдә яшеренгән сүзләр», «сүз-өертүләр» конкурсларында катнаштылар. Чара ахырында мәктәп укучылары белән бергә Космонавтика көненә багышланган стена газетасы чыгарылды
Сәламәтлек һәм сөйкемлелек-табигать биргән бүләк кенә түгел, ә үзең турында көндәлек кайгырту һәм зур тырышлык та таләп итә. Еллар узган саен үзеңнең матурлыгыңны саклап калу авыррак, шуңа күрә яшьтән үк үзеңне карарга өйрәнү бик мөһим. Сүз дә юк, гүзәл затларның һәрберсе үз белемнәренә ия һәм үзләрен яхшы формада тотарга ярдәм итүче матурлык һәм сәламәтлек серләрен саклый. Ничек матур булырга-мондый сорау һәр хатын-кызны борчый. Шуңа күрә, 9 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен« Матур буласым килә »дип исемләнгән мастер класс оештырдылар. Башта без сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уздырдык, заманча косметологлар куллана торган осталарыбыздан иң яхшы киңәшләр җыярга булдык
8 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бильярд буенча һәвәскәрләр уены уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Бильярд турниры яшүсмерләр арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Ул кызыклы һәм популяр спорт төренә кушылырга, үз ихтыяҗларын тормышка ашырырга, коллективта аралашып, үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Егетләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм кәефләрен күтәренкелек белән тулыландырдылар. Җанатарлар дусларына көч, ярдәм биреп тордылар.
Ел саен 7 апрельдә бөтен дөньяда сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 4 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Сәламәт булсаң барда яхшы! "дигән исем астында уен программасы үткәрелде. Сәламәт тәндә саләмәт акыл -халыкта борынгыдан шулай диләр. Моңа каршы килү мөмкин түгел. Безнең һәрберебез сәламәтлекнең табигать биргән иң кадерле бүләк икәнен бик яхшы аңлый. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкара сәламәтлек көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Сәламәтлекнең нәрсә икәне һәм аның кеше өчен нинди әһәмияте турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар белән сәламәт, көчле һәм акыллы булып үсәр өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Чара барышында хәрәкәтле уеннар уйнап , вакытны кызыклы һәм файдалы итеп укздырдылар.
Апрель аенда күчеп йөрүче кошларның күбесе, озын юл үтеп, туган якларына кайталар. Кошлар бала чыгару өчен, оялар төзи башлыйлар. 2 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында кошлар көненә багышланган «Кошлар патшалыгы» дигән танып белү сәгате узды. Кошлар көнен үткәрү датасы очраклы сайланмаган: нәкъ шул вакытта җылы яклардан канатлылар туган якларына әйләнеп кайта. Балалар, өлкәннәр белән берлектә, кошлар килүенә әзерләнәләр: аларга җимлекләр эләләр.Чара барышында балалар башта бергәләп җимлекләр ясадык, аларга азыклар салып элеп куйдык. Соңыннан табигатькә кошларның тавышларын, җырлавын тыңларга чыктык. Һәр кошның үзенә генә хас тавышы бар, тыңлагач, кайсы кошның җырлаганын белергә була. Балалар кышын да кошларга җим бирүләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук дусларыбыз турында кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр.
Тиздән язгы каникуллар тәмамлану вакыты да килеп җитә. Балаларның ялларын кызыклы итеп оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм күңел ачулар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль сайлый һәм буш вакытын файдалы үткәрә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.1 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен шахмат турниры оештырды. Шахмат ярышы-үз-үзеңне тота белү, логика, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпләү осталыгы ярышлары. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, җиңел шартларда узды.
Көлке көне-1 апрельдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. 31 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган «Көлке кичәсе» узды. Бәйрәмгә балаларга кунакка күңелле клоун-Бантик килде. Ул үз кәефен күтәрү өчен балалардан кызыклы идеяләргә өйрәнде . Күңел ачулар, уеннар, биюләр, шаян аттракционнары белән балалрның күңеллләрен ачты. Бәйрәмгә килгән балаларга шатлыклы, җылы атмосферасы тудырды. Кичә барышында конкурслар да кызыклы формада үтте. Балалар куйган кызык скетчлар да нәни тамашачыларга бик ошады.. Елмаюлар диңгезе, шатлыклы хисләр барысы да бәйрәмнең уңышлы булуы турында сөйләде!