7 декабрь көнне Олы Нырта авыл мәдәният йортында Чабья-Чурча авыл клубы белән берлектә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «коррупцияне ничек җиңәргә» дигән тематик әңгәмә булып узды.анда соңгы вакытта проблемага әйләнгән коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар. Катнашучылар " Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, коррупция тарихы, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды. Балалар «коррупция»төшенчәсе белән бәйле төрле ситуацияләрдә (сәхнәләрдә) актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, егетләр коррупция – икътисадый үсешкә каршылык, һәм аның белән көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.