Ел саен 9 декабрьдә ил Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын-Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы кешелек сыйфатларын һәм Ватан алдындагы җаваплылыгын күрсәтү үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана.Ватан Геройлары көне алдыннан, 8 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында авыл китапханәсе, Чабья-Чурча һәм Язлы Арташ авыл клублары белән берлектә «Һәр чорның үз геройлары»дигән патриотик сәгате үткәрелде. Чарадам катнашучылар 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытларыннан, шулай ук Безнең заман геройлары исемнәрен белделәр. Чечен һәм Әфган ,махсус операциядә катнашучы сугышларының хәзерге геройларың исемнәре белән таныштылар. Сезгә, солдат аналарына, зур ихтыяр,көче , өмет һәм имин көннәр телибез!