«Үз кулларың белән Кар бабай»

2024 елның 13 декабре, җомга

13 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре , авыл китапханәсе белән берлектә, иҗат сөючеләрне "Үз кулларың белән Кар бабай"дигән яңа ел мастер-классына чакырдылар. Бу гаиләләр өчен үзләренең иҗади идеяләрен һәм фантазияләрен буш вакытта тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Чарада катнашучылар Яңа ел эшләнмәләрен башкару этаплары турында фикер алыштылар, башкару өчен материаллар сайлап алдылар. Олылар да, балалар да бергәләп иҗат иттеләр. Кар бабай-ул балачактан ук һәркемнең яраткан һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең иң популяр персонажларының берсе. Кар бабайларга, сүз уңаеннан, искиткеч балалар әкиятләре багышланган. Иң танылганнары арасында-Г.Х. Андерсенның «Снеговик»  һәм М. Фогельнең «Көрән Кар бабай хыялы» әкияте. Нәтиҗә  катнашучыларны сөендерде. Бергәләп кул эшләре әзерләү рухны берләштерүгә һәм Яңа ел кәефен күтәрүгә ярдәм итте. Кыш бабай мастер класста катнашучыларга тәмле бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International