18 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья Җир көне уңаеннан «Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән әдәби-экологик сәгать үткәрделәр. Чара башында оештыручылар мәктәп укучыларына бәйрәмнең тарихы, планета халкын әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерүче җир көне традицияләре турында сөйләделәр. Балалар экологиянең дүрт «законы», хәзерге заманның төп экологик проблемалары, су һәм һаваның пычрануы, урманнарның контрольсез юкка чыгуы турында белделәр, Җир турында шигырьләр тыңладылар. Кунаклар Кеше һәм табигать арасындагы гармония турында сөйләштеләр. Яшүсмерләр заманның экологик проблемаларына үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Очрашу экологик стена газетасы чыгару белән тәмамланды.
16 март көнне Олы Нырта мәдәният йортында Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" ифтар ашы уздырылды.Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Кичә ислам кануннарынын барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада узды.
Бүген 9 март, әмма бәйрәм кәефе дәвам итә. Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган спорт бәйрәме үткәрделәр. Барлык конкурслар да кызлар өчен уйланылган иде, ә алар бездә аз булганлыктан, малайларга барлык "Хатын-кыз биремнәрен" үтәргә туры килде. Шунысын да әйтергә кирәк: алар бу эшне бик яхшы башкарганнар! Бәйрәмдә катнашучылар тизлек, зирәклек һәм тапкырлык таләп иткән күңелле һәм спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Кызыклы һәм оригиналь биремнәрне үтү барышында барлык катнашучылар да үзләренең нинди спорт, җитез һәм оста, акыллы, иҗади һәм дус булуларын күрсәттеләр.
8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне күптән инде яз, нәфислек һәм кешелекнең гүзәл яртысына игътибар символына әверелде. Хәзерге Россиядә 8 Март иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Традиция буенча ирләр якыннарын — әниләрен, хатыннарын, кызларын, хезмәттәшләрен — чәчәкләр, бүләкләр һәм җылы сүзләр белән котлыйлар. Бу көнне махсус хәрби операциядә булган сугышчыларның әниләрен котлау аеруча мөһим. Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре улы операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хәрәкәтләр зонасында булган нурзия апа Газизәнованы котладылар һәм тизрәк кайтуын теләделәр
6 март көнне Чабья - Чурча авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган зур концерт булды. Программаның беренче өлеше Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Сәхнәдән патриотик җырлар, шигырьләр һәм хәрби биюләр яңгырады. Аерым рәхмәт сүзләре һәм түбән баш иеп Галимҗанова и.А. чәчәк букетлары бирелде. Аныңулы Ватанны саклаганда, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.Икенче өлеше Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Концертны алып баручылар кешелекнең гүзәл яртысына карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык, матурлык, мәхәббәт, камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр.
5 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында " Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында бәйрәм чарасы булып узды. Әтиләр һәм әниләрне бәйрәмнәре белән котлап матур җырлар, биюләр башкарылды. Ике команда арасында узган күңелле ярышларда һәркем тырышып җиңүче булу өчен ярышты.Әлеге чара мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче белән берлектә бәйрәмчә бизәлгән залда узды. Һәркем бүгенге очрашудан күтәренке кәеф алды
4 март көнне Урта Нырты авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты ,китапханәсе һәм Язлы Арташ , Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Яраннар чәчәк аткан... " дип исемләнгәнт бәйрәм концерты куйдылар.Концерт программасында патриотик җырлар, шигырьләр, композиция һәм Бөек Ватан сугышы турындагы күренешләр тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны алкышлар белән сәламләде. Һәм, әлбәттә, патриотизм һәм бәйрәм рухы хөкем сөргән бәйрәм концертының гомуми эмоциональ атмосферасы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Концерт Ватанны саклаучыларның барысына да рәхмәт белдерергә, аларга җылылык һәм кайгырту бүләк итәргә, буыннарны берләштерергә һәм традицияләрнең кыйммәтен ассызыкларга мөмкинлек бирде.
2 март көнне Язлы Арташ авыл клубында тантаналы концерт булды. Чара башында Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Прорамманың беренче өлеше «Ватанга хезмәт итәм»-Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар , сугыш биюләре яңгырады. Икенче өлеш « Сезнең өчен яраткан хатын-кызларыбыз»Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.Концертны алып баручылар гүзәл затларга һәм кешелеккә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык , матурлык, мәхәббәт,камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык , соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Залда һәр номерның көчле алкышлары яңгырады.Бүген үз эшләрен кичектереп, бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да яхшы кәеф алып киттеләр, шундый бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт белдерделәр
8 Март бик шатлыклы һәм игелекле бәйрәм, бу көнне әнине бүләк белән сөендерәсе килә. Ә иң яхшы бүләк-үз кулларың белән ясалган бүләк.Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Әнинең яраткан чәчәкләре" дигән мастер-класс үткәрделәр, анда балалар бик тырышып гадәти булмаган тылсымлы чәчәкләр ясадылар. Төсләрне үзләре сайлаганнар, чөнки һәр катнашучы үз әнисенең яраткан төсен белә иде..
Мастер-класста катнашучыларның һәрберсенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулган кабатланмас чәчәге килеп чыкты. Чәчәкләр ачык һәм оригиналь килеп чыкты. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсенә сокландылар
2025 елның 26 февралендә Биектау муниципаль районында «Мәдәният» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Мәдәни десант»күчмә семинар-практикумы узды. Чараның максаты-мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү. Семинарда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау һәм Кукмара районнары вәкилләре катнашты. Саба муниципаль районы мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре "Мәдәни десант-2025" күчмә семинар-практикумында катнаштылар, ул Биектау муниципаль районында Чернышевка, Ямаширмә авыллары мәдәният йортларында һәм Ибрэ авыл клубының С.Сәйдәшев музеенда уздырылды.Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде: тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм уртак идеяләр энергия һәм илһам бирде. «Мәдәни десант» проекты күчмә укыту семинарлары циклы булып тора.