7 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба район мәдәният йортына Х.Тимербаевның юбилей кичәсен карарга бардылар. Кичәдә ,аның хезмәтен хөрмәтләп килгән, зур дәрәҗәле кунаклар катнашты. Казан шәһәреннән килгән артистлар матур чыгышлары белән халыкны ял иттерделәр. Иҗат кичәсе югары дәрәҗәдә оештырылган иде,һәркем ял итеп , юбилярның иҗат юлына сокланып ,горурланып утырды.