Яңа ел-якты, серле , кабатланмас , тавышлы, гаҗәеп бәйрәм. Әкияти могҗизалар һәм тылсымлылык бәйрәме, бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән үрелеп баручы могҗизалы кичә.Әлеге тылсымлы көн алдыннан 2 нче январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Зиннәт “ кибете белән берлектә традицион рәвештә яңа ел лотерея билетлары уйнаттылар . Якынлашып килүче Яңа ел белән барлык катнашучыларны да Кыш Бабай һәм Кар кызы чын күңелдән котлады. Чөнки Яңа ел - үткәнне , бүгенгесен һәм киләчәген , якты хыялларны һәм яңа максатларны искиткеч итеп берләштерә торган бәйрәм. Лотерея призлар уйнату күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән чиратлашып барды.