Үзәк чыршы янында «Кыш көне ничек күңелле»

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Кышкы каникуллар-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңел ачу өчен менә дигән вакыт .  5 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, шулай ук Урта Нырты, Язлы Арташ һәм Чабья-Чурча авыл клублары хезмәткәрләре Сабаның Үзәк чыршысы янында «Кыш көне ничек күңелле»дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар. Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар, командаларда ярыштылар. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм урман җәнлекләре бәйрәм кунаклары булды, бу уен процессын балалар өчен тагын да кызыклырак итте. Кыш бабай җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, ә бәйрәм җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар да, ата-аналар да бүгенге җылы очрашудан рәхмәт әйтеп аерылыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International