ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

29 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Яшьлегем чишмәсе” нә җәяүле сэяхэт оештырдылар. Экскурсия башланыр алдыннан балалар белән экскурсия вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм чишмә янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык.  Чишмә янында балаларны чишмә барлыкка килү тарихы һәм җирле ландшафтның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Чишмәдән су даими, тыныч агым булып чыга һәм Кече Мишә елгасына коя. Җирлек матур зур калкулыклы рельефы белән аерылып тора. Бу чишмәдә су бик тәмле. Чишмәдәге суның күләме һава шартларына бәйле, коры, эссе һава шартларында суның күләме бик нык кими. “Яшьлегем чишмәсе” экологик чиста су чыганагы гына түгел, Яңа Мичән авылының бизәге дә булып тора, авылның табигать ландшафтының эстетикасын арттыра. Балаларга чишмә суының кайдан чыгуын, аның ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды.

Балалар чишмәнең ничек акканын күзәттеләр, рәхәтләнеп чишмә суын татып карадылар. Мондый максатчан экскурсияләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт уятырга мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген ел дәвамында күзәтү балаларда күзәтергә, сораулар бирергэ, фикер йөртергә, сөйләргә теләк тудыра.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

26 апрель көнне балаларга гаделлек, кыюлык һәм шәфкатьлелек өйрәтүче акыллы һәм игелекле әсәрләр авторы- бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Тукай эзләре буйлап" исемле чара оештырдылар. Балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормыш юлы һәм бай әдәби мирасы турында белделәр. Балалар «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре белән таныштылар. Очрашуның якты мизгеле «Тукайның персонажлары буенча әсәрен тап» дигән викторина булды. Моннан тыш, балалар үзләре теләп шигырьләр сөйләделәр, аларның мәгънәсен аңлаттылар һәм геройларга характеристика бирделәр. Бу аларга Тукай әсәрләрендәге әхлакый дәресләрне тирәнрәк тоярга ярдәм итте.

Чара татар халкы гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Мондый очрашулар балаларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, аларда туган мәдәниятне ярату тәрбияли, игелекле һәм гадел булырга өйрәтә.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

18 апрель көнне Саба муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре өчен Г.Камал исемендәге Казан дәүләт театрына, Костроманың Рус милли балеты спектакленә бару оештырылды. Балет "Җиңү белән өйгә!" патриотик проектын тәкъдим итте. Спектакль сугышка кадәрге ил атмосферасын һәм совет халкының чиксез киеренкелеген, хәрби елларның фидакарьлеген һәм бердәмлеген - легендар булган тарихи вакыйгаларны чагылдыра. Төрле халыкларның биюләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар җырларын сокланып тыңладык, зал баскан килеш чыгыш ясаучыларга кул чапты. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаилевич Заһидуллинга һәм барлык оештыручыларга бик яхшы үткәрелгән кич өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү һәм Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Дембель альбомын караганда...» дигэн интеллектуаль-патриотик сәгать үткәрде Чараның беренче өлеше Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иде. "Патриотлар" һәм "Йолдыз" командалары интеллектуаль ярышта очрашты. Алар авыр дәвернең атаклы шәхесләрен искә төшерделәр. Укучылар кызыклы сорауларга мавыгып җавап бирделәр, һәрбер дөрес җавап командага очколар китерде.

Чараның икенче өлешендә балаларга «Дембель альбомын караганда...» дигән гадәти булмаган күргәзмә тәкъдим ителде. Дембел альбомнары - уникаль һәм инде юкка чыккан күренеш. Вакыт-вакыт аны китап киштәсеннән алалар һәм ашыкмый гына,армия хезмәте авырлыкларын, нык дуслыкны һәм итекле елларын искә төшереп, фоторәсемнәр карыйлар. Дембел альбомы - кулъязма китаплар категориясенә караган универсаль биографик сәнгать документы. Балалар өчен - Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән бабалары һәм әтиләренең тарихын чагылдыру да.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Мәдәният. Бөтенесенә дә билгеле һәм аңлаешлы төшенчә. Ләкин ул нәрсәдән тора? Бик вак детальләрдән, вакыйгалардан, традицияләрдән... туктаусыз дәвам итәргә мөмкин. Дин дә зур роль уйный. 11 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары өчен "Гаилә ядкәре -шәмаил" дигән тематик кичә уздырдылар. Ислам өчен тере җан ияләренең, шул исәптән кешеләрнең сурәтләре булмау хас. Шуңа күрә, нигездә, шә шәмаил маилгә Коръән аятьләре язылган. Очрашуга катнашучы һәр кеше үзе белән өйдән шәмаил алып килде, алар арасында борынгы шәмаиллар да , хәзерге заман шәмаиллары да бар иде. Артур хәзрәт Мостафин һәр шамаилне кычкырып укып, татарчага тәрҗемә итте һәм балаларга текстның мәгънәсен аңлатып бирде. Әбиләр балачак елларында нинди шәмаилар булганлыгы һәм йортларның тәрәзәләре, стеналары ничек бизәлгәнлеге турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Татар шәмаилләренә багышланган кичә мавыктыргыч һәм зур файда белән узды - катнашучылар борынгы татарларның тарихи мәдәни көнкүрешенә чумды һәм, әлбәттә инде, ислам дине турында бик күп кызыклы яңалыклар белде. Ахырда барысы да оештыручыларга кызыклы, файдалы кич өчен рәхмәт әйттеләр һәм яңа очрашу турында килештеләр.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

10 апрель көненне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар өчен Саба мәдәният йортында үткәрелгән "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар хәтер китабына төренеп " дип аталган концертка культпоход оештырдылар. Сугыш чоры, татарча ретро җырлары,хорлар, искиткеч биюлэр— халык тамашаны бик яратып карады. Юл буе өйгә кайтканда, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яхшы тамаша өчен оештыручыларга рәхмәтле булып калдылар.

 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

30
март, 2025 ел
якшәмбе

28 март көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен ифтар үткәрде. Балалар ифтары традицион рәвештә ислам нигезләрен, дога һәм Коръән сүрәләрен белү, Рамазан турындагы шигырьләр бәйгеләре белән уздырыла. Артур хәзрәт Мостафин балаларны сәламләде һәм Рамазан ае, ураза турында сөйләде. Балалар Коръән сүрәләрен уку осталыгын күрсәттеләр, чөнки аларның кайберләре авыл мәчетендә ислам динен өйрәнә . Конкурсны тәмамлап, хәзрәт катнашучыларга догалыклар тапшырды һәм тәм-томнар өләште. Хөрмә , су белән авыз ачкач күмәк кичке намаз укылды. Катнашучылар тәмле пылау, төрле ризыклар һәм тәм-томнар белән сыйландылар. Чара оештыручыларның тырышлыгы белән дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы булды.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, патриотик тәрбия максатларында 29 мартта Яна Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре “Геройлар безнең хәтердә яши” дип исемлэнгэн патриотик сәгать үткәрделәр. Анда солдатларыбызның батырлыгы һәм Ватанга карата патриотизмы турында, Донбасста махсус хәрби операция башлану сәбәпләре һәм анда катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы турында сөйләнде. Авыл җирлегенең СВО да катнашучы һәр кешесенэ төзелгән альбомнар балалар игътибарына тәкъдим ителде. Балалар безнең геройларның биографияләре, тормышлары белән таныштылар, фоторәсемнәрен кызыксынып карадылар. Патриотизм хисе, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасында һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурычны үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күпләрне берләштерде. Чара азагында махсус операцияләр барышында һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

27 март - Халыкара театр көнендә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Үзем белән узем” спектакленә культпоход оештырдылар. Кызыклы сюжет, рольләрне оста башкару, искиткеч балалар актер составы — балалар тамашаны бик яратып карадылар. Юл буе өйгә кайтканда, балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яхшы кәеф өчен оештыручыларга рәхмәтле булып калдылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 март көнне Яна Мичән мәдәният йортында “Хуш киләсен, Нәүрүз!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә күңелле уен программасы әзерләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә уеннарда рәхәтләнеп һәм шатланып актив катнаштылар. Бәйрәмдә ботка белән сыйланырга һәм коймак белән чәй эчәргә мөмкин иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Язның җылы бәйрәме барлык катнашучылар күңеленә юмартлык һәм игелеклелек бүләк итте. Бәйрәм кунакларны бер зур гаиләгә берләштерде, анда дуслык, тынычлык һәм хөрмәт хөкем сөрде.

 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International