“Кич утырыйк бергәләп” - уенфест

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2 нче июль көнне, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Татарстанда җәй” программасы кысаларында “Кич утырыйк бергәләп” дип исемләнгән уенфест оештырдылар. "УенФест" - Татарстан Республикасы һәм Россия халыкларының традицион уеннарын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проект. Элек-электән татар халкы авылда эш эшләп арыгач, кич ял итәргә капка төбенә җыелган. «Кичке уен»нар татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Хәзер авыл кичләре тынып калды, безнең исә моның белән килешәсебез килмәде, авылны яңадан шул чакларга кайтарасыбыз, халкыбызның әлеге матур традициясен яңартасыбыз килде.

Бүген өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерде, ә яшьләр халык уеннары һәм җырлары белән якыннанрак танышты. Бигрәк тә гармун тавышы авылга җан өрде.  Татар халкының милли уеннары: “Биш парлы”, “Йөзек салыш”,  “Галиябану”, “Түбәтәй” уеннары бигрәк күңелле үтте. Көлү, шатлык һәм уңай кәеф барлык катнашучыларны берләштерде. Яңгырлы көннәрдән соң, ниһәять җәйге матур көннәр башлану, үзе бер күңеллелек өстәде.  Рәхәтләнеп уйнадык та, биедек тә, җырладык та. Халыкка чара бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International