«Чаба, чаба гомер аты» концерты

2026 елның 3 июле, җомга

3 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Чаба, чаба гомер аты» дигән концерт куйдылар. Концерт программасы бай һәм күптөрле иде. Чарада катнашучылар яраткан җырларын, рухи шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Тамашачылар барлык катнашучыларга да ярдәмнәре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International