27 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында 11 нче сыйныфның «Алые паруса» чыгарылыш кичәсе булып узды. Шәмәрдән мәдәният йорты кичне тавыш һәм яктылык белән озатуны оештырды: мөдир Әхмәтшина Г.М. һәм тавыш режиссеры Хуҗин А.И. Выпускной – гомергә истә кала торган бәйрәм. Бу иң матур, җылы һәм массакүләм мәктәп бәйрәмнәренең берсе. Залда һәр укучыны түземсезлек белән укытучылар, ата-аналар, чакырылган кунаклар көтә иде. Чыгарылыш кичәсе үзенең турыдан-туры, җылы һәм назлы булуы белән истә калды.