Ижау шәһәрендә "Сабантуй"

2026 елның 28 июне, якшәмбе

28 июньдә Ижау ипподромы территориясендә татар һәм башкортларның иң зур милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй булып узды.

Кунакларны халык уеннары, спорт ярышлары, артистлар чыгышлары, традицион ат спорты ярышлары һәм мастер-класслар көтте. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе составында агач әйберләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ижевск шәһәре башлыгы Чистяков Дмитрий Александрович та мастер-класста катнашты.

Барлык катнашучылар рәсем ясау процессыннан һәм үз эшләнмәләрен ясаудан бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International