«Юк дип әйтә бел» - мәгълүмат сәгате

2026 елның 26 июне, җомга

26 июньдә халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Юк дип әйтә бел» дигән файдалы мәгълүмат сәгате Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткәрелде. Балалар наркотик матдәләргә нәрсә каравын, аларның организмга нинди зыян салуын, бәлагә эләкмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Чара ахырында балаларга «Без тормышны сайлыйбыз» дигән белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International