Ел саен 26 июньдә бөтен дөньяда наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. 25 июнь көнне Олы Арташ авыл клубы Ике Басу Арташ авылы китапханәчесе белән берлектә “Без наркотикларга каршы” профилактик әңгәмә үткәрдек. Балалар белән сәламәтлекне саклау зарурлыгы, кеше организмына наркотик матдәләрнең зарары турында сөйләделәр. Чара ахырында наркоманиянең һәлакәтле булуы турында белешмә, мәгълүмати буклетлар тараттылар.