Ел саен 12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм-балаларга дөньядагы иң зур һәм иң матур илгә булган мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне күрсәтү өчен менә дигән сәбәп.
12 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә, «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда бәйрәм уңаеннан "Минем Ватаным-Россия" исемле танып-белү уены үткәрделәр. Чара Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды. Чарада катнашучылар күпмилләтле илебез-Россия буйлап сәяхәт иттеләр. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белдек, илебезнең тарихыннан, дәүләт төзелешеннән, символларыннан, халкыннан, мәдәни мирасыннан, табигатеннән, географиясеннән сорауларга җавап бирдек. Барлык катнашучылар да үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Чараның иҗат өлешендә балалар пазллар җыйдылар, аннары алардан «Россия көне» плакатын төзеделәр. Шулай ук ил символлары, Россия табигате, аның киңлекләре һәм матурлыгы төшерелгән рәсемнәр буядылар.
Һәр кешенең Ватаны бар, һәм безнең барыбызга да исеме Россия булган бөек илдә туу бәхете елмайды. Илебез һәрвакыт яшәсен һәм чәчәк атсын!