«Хәтер безне 41 нче елга чакыра» патриотик квест

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарның, фашист әсирлегендә җәфаланганнарның, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрнең барысын да исебезгә төшерә. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз. Әлеге вакыйгага Шәмәрдән авыл китапханәсе, балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Хәтер безне 41 нче елга чакыра» дип аталган патриотик квест оештырды. Катнашучылар төрле сынауларны дәртләнеп уздылар, аларның һәрберсе уен формасында илебез тарихының мөһим битләре белән таныштыру өчен уйланылган иде. Һәр станциядә балаларны яңа биремнәр көтә иде. Балалар командада эшләргә өйрәнделәр, зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр, ә иң мөһиме — горурлык белән үткәндәге геройларны искә төшерделәр. Мондый чаралар патриотизм, тарихка һәм ата-бабаларыбыз хәтеренә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Чара азагында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы истәлегенә «Хәтер шәме», «бер минут тынлык» патриотик акциясенә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International