12 июньдә Олы Арташ авыл клубында Россия көнендә “Россия - ул без!” дигән мавыктыргыч квест узды. Катнашучылар үз белемнәрен, акыл һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алган тематик станцияләр буйлап танып-белү сәяхәтенә киттеләр. Квест якты, танып белү һәм чын-чынлап бәйрәм булды. Нәтиҗә ясаганда, балалар патриотик җырлар җырладылар һәм биеделәр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр, яңа белемнәр алдылар һәм безнең Россиянең никадәр зур, матур һәм күптөрле булуына тагын бер кат инандылар!