"Сабантуй - 2026 Саба"

2026 елның 6 июне, шимбә

Бүген, 6 июнь көнне, Саба сабантуе гөрләп узып китте. Мәдәният хезмәткәрләре Саба халкын күңелле ял белән тәэмин итү өчен зур тырышлык куйды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Пролог өлешендә катнашты һәм мастер-класслар мәйданчыгында  "Саба бизәкләре" исеме астында кашык һәм куналарга рәсем төшерү, телефон куйгычлар буяу буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге мастер-класста балалар бик теләп һәм яратып катнашты.  Мастер-класслар балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International