1 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә, Балаларны яклау көненә «Бәхет – ул балачак, балачак ул без " дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Аның җәй башында үткәрелүе юкка түгел, җәй хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез. Балалар спорт һәм музыка уеннарында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Әкият персонажлары турында музыкаль викторина бик мавыктыргыч итеп узды, уеннарда, конкурсларда кызыксынып катнаштылар. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр татлы призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә балалар күп булды, һәм аларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Чара күңелле һәм дәртле узды, анда катнашучыларның барысы да бик күп күңелле тәэсирләр һәм яхшы бәйрәм кәефе алды.
Балаларны яклау көне-җылы бәйрәм генә түгел, ә барлык балалар да бәхетле булып үссен, укысын, яраткан эше белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә искиткеч ата-ана һәм үз иленең гражданнары булсын өчен, балаларның хокукларын яклау кирәклеге турында җәмгыятькә искәртү өчен сәбәп. Балаларның шат йөзләрен күрү күңелле булды.