Бөек Ватан сугышына һәм Җиңү Көненә багышланган митинг .

2026 елның 8 мае, җомга

8 майда Юлбат авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, Бөек Ватан сугышына һәм Җиңү Көненә багышланган дулкынландыргыч һәм истәлекле митинг узды. Бу чарада Юлбат урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Тенеки һәм Ю.Алан авыл клублары мөдирләре катнашты. Чараны оештыруга авыл җирлеге башлыгы  үткәрүдә булышлык итте.

Митинг барышында катнашучылар илебез азатлыгы һәм тыныч күк өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыгын һәм каһарманлыгын искә алдылар. Фронт хатлары укылды, сугыш чоры шигырьләре һәм җырлары яңгырады — алар йөрәкләрдә горурлык хисе уятты.

Ветераннарга аерым игътибар бирелде. Митинг ахырында, һәлак булган геройлар истәлегенә һәм тыныч күк өчен рәхмәт йөзеннән, катнашучылар СДК территориясендә агачлар утырттылар. Яшь үсентеләр хәтер һәм тормышның дәвам итүе символы булып торачак.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды, фронтта һәлак булганнарны искә алдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу истәлекле мизгелләр авылдашлар күңелендә мәңге сакланыр. Безнең яклаучыларыбызның батырлыгы киләчәк буыннарга үрнәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International