8 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Шыңар урта мәктәбе һәм «Эллуки» балалар бакчасы белән берлектә, «Туган як»ҖЧҖ һәм Олы Шыңар авыл җирлеге ярдәме белән халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 81 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм оештырдылар. Авыл халкына котлау сүзе белән Саба муниципаль районы хакимияте вәкиле, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин; авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов; «Туган як» ҖЧҖ директоры Ф. К. Сәүбанов килгән тыл ветераннарын котладылар. Митингта катнашучылар сугыш кырларында һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Һәйкәл итәгенә Хәтер веноклары салынды. Бу көнне ата-бабаларыбызның ныклыгы, батырлыгы, турында күп сүзләр яңгырады. Бәйрәм мәдәният йортында тематик концерт белән дәвам итте, программа тыл ветераннарын хөрмәтләү белән үрелеп барды