Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат турниры

2026 елның 4 апреле, шимбә

4 апрельдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре легендар урманчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тизйөрешле шахмат буенча Районара шәхси турнир үткәрүдә катнаштылар. Ачылу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, ТР шахмат федерациясе президенты Руслан Сәлимов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Рифкать Миңнеханов үз чыгышында әлеге ярышларның традицион форматта һәм ел саен дәвам итүенә, шахматның фикерләүне камилләштерүдә зур роль уйнавына шат булуын билгеләп үтте. Аннары легендар урманчы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шахмат уеннарында катнашу өчен сабалылардан тыш Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Питрәч районнарыннан 300гә якын кеше килгән иде. Ярышлар балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр, пенсионерлар арасында үткәрелде. Һәр яшь категориясендә уеннар күңелле, дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International